“Кошларга кыш чыгуы авыр – аларга ярдәм итәргә кирәк!" дип аталган акция чарасы "Веста" Үзәге

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Кыш айлары кошлар өчен бик авыр вакыт, бигрәк тә ул айлар карлы һәм кырыс килсә. Ач булган кошлар салкыннардан нык зыян күрәләр. Балаларда кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү, авыр кышкы шартларда ярдәм итү теләге тәрбияләү максатыннан Түбән Каманың "Веста" үзәгендә 14-18 гыйнвар көннәрендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы  9 балигъ булмаган бала арасында  “Кошларга кыш чыгуы авыр – аларга ярдәм итәргә кирәк!" дип аталган акция чарасы үткәрелде.

Акция башында балалар белән бу җирлектә яшәүче кошларның төрле төрләре турында әңгәмә үткәрелде, тышкы кыяфәт үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Белгечләр кыш айларында кошларга исән калуы ничек  авыр икәнлеген сөйләделәр, аларга ашарга табу бик авыр һәм кеше ярдәменнән башка алар һәлак була ала. Аннан соң ташландык һәм табигый материалдан җимлекләр ясарга, аларны якындагы территориядә элеп куярга һәм көн саен әлеге җимлекләргә азык салырга тәкъдим иттеләр. Балалар бик теләп эшкә кереште. Җимлекләр әзерләүгә акциядә катнашучылар иҗади якын килделәр – кошлар өчен өйләр чыннан да сокландыргыч булып чыкты.  Җимлекләрне үзәк территориясендә элделәр. Аларны ипи валчыклары һәм көнбагышлар белән тутырдылар. Белгечләр балаларга кошларга азыкны көн дә салырга кирәк дип тагын бер кат искә төшерделәр.

Балалар кошларны ашатып аларны һәлак итүдән саклап калуларын аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International