“Изгелек” тернәкләндерү үзәгендә Рәсәй студентлар көненә багышланган музыкаль-әдәби кичә

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

 

21 нче январь 2019 нчы ел, дүшәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм китапханәче Гөлназ Фардиева социаль хезмәт алучылар катнашында музыкаль-әдәби кичә үткәрделәр.

     Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның сәләтләрен, күнекмәләрен үстерү һәм төркемдә хезмәттәшлекне активлаштыру иде.

     Чарада, “Музыкаль табышмаклар”, “Җырны исеңә төшер” дигән уеннар,  катнашучылар белән элемтәне яхшыртырга,  аларның активлыкларын арттырырга булышты.  “Утырып бию", “Кәеф чылбыры” дигән бию элементлары, күмәк хәрәкәтләр төркемне берләштерергә ярдәм итте.  Социаль хезмәт алучылар күңелле, рәхәт һәм кабатланмас студент еллары турында фикер алыштылар. Комсомол төзелешендә, колхоз басуларында эшләгәннәре, төннәрен имтиханнарга әзерләгәннәре дә онытылмаган. Яшьлекне искә төшереп, уңай энергия алып, шигырьләр сөйләделәр, бер-берсенә ярдәм итеп, үзләренең яраткан җырларын башкардылар. Чарада катнашучылар өчен, өлкән буынның көнчыгыш биюе, сюрприз булды.

     Кичә җылы, дустанә атмосферада узды. социаль хезмәт алучылар күтәренке кәеф алып,  белгечләргә рәхмәт белдерделәр.

     Чарада 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International