«Мәгълүмати ресурслардан, шул исәптән "ТР Дәүләт хезмәтләре" порталы белән файдалану» темасына "Веста" Үзәгендә чираттагы дәрес

2018 елның 16 ноябре, җомга

 

"Компьютер белеме” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында 2018 нче елның 13 нче ноябрендә “Веста” Үзәгендә «Мәгълүмати ресурслардан, шул исәптән "ТР Дәүләт хезмәтләре" порталы белән файдалану» темасына чираттагы дәрес узды. Максат: дәүләт хезмәтләре порталы мөмкинлекләре турында күзаллау бирү, порталда эшләү күнекмәләрен формалаштыру.

Дәрестә белгеч катнашучыларга ТР Дәүләт хезмәтләре порталының нинди мөмкинлекләр бирүен сөйләде, анда ничек теркәлергә кирәклеген күрсәтте. Шәхси кабинет ачылганнан һәм шәхси мәгълүматлар кертелгәннән соң укучылар ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрне, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны, салымнарны карый алдылар, балалар бакчасына чиратны ничек карарга икәнен белделәр. Шулай ук алар су һәм газ өчен счетчик күрсәткечләрен бирергә өйрәнде.

Дәрес ахырында катнашучылар ТР Дәүләт хезмәтләре порталының зур мөмкинлекләре һәм өстенлекләре бар, һәм алардан өйдән чыкмыйча гына теләсә кайсы вакытта файдаланырга мөмкин, дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International