Яңа Чишмә картлар йортында юбилей

2018 елның 16 ноябре, җомга

 Интернатта Юбилей

16 ноябрь 2018 ел

            Бүген Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Порфирьева Мария Фроловнага 90 яшь тулды.  Юбилее белән котларга Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Семеняк В. Н., социаль яклау бүлеге начальнигы  Гурьева Н.Н., Яңа Чишмә авыл җирлеге секретаре Маланчева Т. Н., район мәдәният йорты артистлары килделәр. Музыкаль котлау, матур бүләкләр, Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау открыткасы – барысы да безнең әби өчен шатлык булды. Шулай ук Петропавловка авыл җирлеге башлыгы Мария Фроловнаның барлык авылдашларыннан бүләкләр һәм котлау сүзләре белән килделәр. Энеләре һәм сеңелләре әбиләрен шалтыратып котладылар һәм якын арада килергә вәгъдә бирделәр. Мария Фроловна бик канәгать һәм аңа игътибар иткән һәркемгә рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International