«Каз өмәсе»

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Нурлат районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» "Ретро-терапия» технологиясе кысаларында Кәкре Атау авылының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре «Каз өмәсе» традицион йола бәйрәменең (Гусиное перо) хатирәләрен яңарттылар. Күп кенә татар авылларында бу традиция безнең көннәрдә дә сакланып калды бит. Гыйләҗева Нябирә Заһидулла кызы сөйләвеннән: «хезмәт процессы үзе бәйрәм булды, ул бу эштә иң тәҗрибәле кызларны ачыклау, осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге бирде. Биредә булачак кияү һәм кәләш белән беренче танышулар булды». «Каз өмәсе» актив аралашу урыны булды, шуңа күрә анда катнашу дәрәҗәле саналды. Эш сөйләшү, мәзәкләр, көлү һәм яраткан халык җырлары белән үрелеп барды. Көянтәгә эшкәртелгән казларны кызлар суда юыр өчен елгага алып бардылар. Традиция буенча, кызларны гармунчы егетләр озата йөрде», - дип өстәде Шәйдуллина Миннеяз Шаһиәхмәт кызы. Хезмәт күрсәтүчеләр күңелле мизгелләрне искә алып кына калмадылар, май канаты ясаган вакытта осталык күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында социаль хезмәткәрләр барлык катнашучылар өчен чәй табыны оештырдылар. Бәйрәм бик күңелле узды, барлык килгән кунаклар да канәгать калды. Саубуллашканда барысы да бер-берсенә нык сәламәтлек һәм тиз очрашулар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International