Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге эшендә яңа технологияләр

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча 160 өлкән яшьтәге гражданнарга 22 социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтә. Социаль хезмәткәр өлкән яшьтәге гражданнарга социаль көнкүреш хезмәтләре күрсәтүне сыйфатлырак итү өчен үз эшләрендә яңа технологияләр куллану мөмкинлеге бирә. Кайбер технологияләр өлкән яшьтәге гражданнарга шулкадәр ошый ки, безнең өлкәннәр әлеге технологияләрне көндәлек куллана башлыйлар. Шундый технологияләрнең берсе «Тылсымлы йомгак». Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Тылсымлы йомгак» технологиясе социаль хезмәткәрләр белэн  2018 елның 1 ярты еллыгында актив рәвештә кертелә башлады. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенен өлкән яшьтәге барлык гражданнарына да бу технология күңеллэренэ ятты. Чөнки бәйләү кул эше башка төрләр алдында гаять зур өстенлеккэ ия, сәнгать иҗатының бу төре һәрвакыт актуаль. Ул матурлыкны һәм ямьлелекне тудырып кына калмый, шушы тырыш хезмәт нәтиҗәләрен күрүчеләргә дә, аларны тормышка ашырырга, яңа каршылыкларны җиңәргә, мавыгырга, сәләтләрен үстерергә ярдәм итүчеләргә дә ләззәт бирә. Кул эшләре белән шөгыльләнү терапевтик йогынты ясый: үз кичерешләреннән дәваланырга мөмкинлек бирә, тынычландыра, уй-фикерләрне һәм хисләрне тәртипкә китерә, нерв киеренкелеген төшерә, шулай ук кул моторикасын үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International