90 яшьлек юбилей белән котлау, Балтач

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Норма җирлегендә гомер итүче Мөҗипов Габделхак Габдрахман улына 15 ноябрь көнне  90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль хезмәт күрсәтү  бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Норма авыл җирлеге башкарма комитеты  Рафил Салихҗанов, Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән  җәмгыять директоры  Булат Исрафиловлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International