Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Бармакларыбыз белән уйныйбыз” дип исемләнгән уен-шөгыль.

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 15 нче ноябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. җитәкчелегендә “Бармакларыбыз белән уйныйбыз”  дигән уен- шөгыль үткәрелде.

Дәреснең  максаты: сөйләмне тыңлый белүне, бармакларның хәрәкәтчәнлеген үстерү;сюжет бармак күнегүләренә өйрәтү; уен эшчәнлегенә карата  кызыксыну тәрбияләү.

            Бармак уеннары баланың  фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый – этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый. Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Аның  сөйләм үсешенә дә тәэсире зур.

“Бармакларыбыз белән уйныйбыз” уен –дәресе  күңелле күнекмәләр  белән башланды.Уен барышында сөйләнгән шигырьләр  балаларда  яхшы кәеф тудырырга, уенга кызыксыну уятырга  ярдәм итте. Дәрестә балалар «Бармак театры» гимнастикасы белән мавыктылар. Тәрбияче бармак уеннары өчен берничә әкият персонажын тәкъдим итте (тычкан, бүре, бака, ат, сыер, аю һ.б.). Алар балаларга бик ошады. Балалар бергәләп кызыклы әкият тудырдылар.Шөгыль бик күңелле һәм мавыктыргыч узды. Балалар канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International