14 нче ноябрь көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортына кунакка Әлмәт медицина көллияте укучылары килде. Иң беренче чиратта алар безнең өлкәннәребез белән “Инфаркт һәм аны ничек булдырмаска” дип исемләнгән әэгәмә үткәрделәр.Аннан соң барысы бергә өлкәннәр арасында тест үткәрделәр,бер-берсе белән фикер дә алыштылар. Соңыннан үзләренең матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Өлкәннәребез бу очрашудан бик канәгать булып калдылар.