Бүген "Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» нда Казан шәһәреннән иҗади яшьләр десанты, «Мин - яхшылык иҗат итүче» проекты кысаларында ирекле миссия башкарды. Казан кунаклары социаль хезмәт алучылар өчен концерт программасы оештырдылар. Артистлар төрледән-төрле программа әзерләгәннәр: рус халык җырларын, татар халык җырлары алыштырды, домра яңгырады. Һәр чыгыш өлкән буын кешеләре күңелендә матур елмаю уятты-һәр номер рәхмәтле тамашачы алкышларына күмелде. Интернат-йортта яшәүчеләр кунакларга күтәренке кәеф бүләк иткән өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.