Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм концерты узды

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара узды.

  Интернат–йортта яшәүчеләрне котларга Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р. А. Шәйхетдинов һәм Югары Ослан муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары С. В. Осянин килгән иде.

«Иннополис лицее» укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы яшәүчеләр өчен бәйрәм бүләге булды. Чыгыш ясаучылар тамашачыларны классик музыка, эстрада һәм халык җырлары башкарулары белән сөендерделәр, биюләрне башкару осталыгы белән шаккаттырдылар. Артистларның кәефләре дә күтәренке иде.   Артистларга Интернат-йортта яшәүчеләр рәхмәт сүзләре  җиткерделәр киләчәктә иҗади уңышлар теләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International