«Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 1 октябрьдә старт алган “Шәфкатьлелек почтасы” акциясе дәвам итә. Бүген, ягъни 4 октябрь көнне, бүлекчәдә исәптә торучы балалар Әтнә авыл җирлеге буенча ялгыз калган өлкәннәрне котладылар. Акциянен максаты: үсеп килүче буынның игътибарын өлкәннәргә юнәлтү иде. Әлеге чара әби-бабасы булмаган балаларга якын кешеңә җылылык, игътибар бүләк итәргә мөмкинлек бирде.