«Татарстан Республикасы шәһәрләре» дигән төркемле дәрес "Веста" Үзәге

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 17 сентябрендә «Татарстан – минем горурлыгым» дәресләр курсы кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагогы Ольга Тугашова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 13 бала өчен «Татарстан Республикасы шәһәрләре» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балигъ булмаганнарның үз республикалары һәм аның иң зур шәһәрләре турында күзаллауларын киңәйтү, аларның истәлекле урыннары белән танышу.

Дәрес педагогның безнең республикада нинди шәһәрләр барлыгын һәм алар нәрсә белән данлыклы булуларын сораудан башланды. Балалар барлык шәһәрләрне дә искә төшерделәр, күбесе үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Туган Түбән Камадан кала, иң кызыклы һәм матур шәһәрләрнең берсе булып республикабызның башкаласы – Казанны әйттеләр. Балалар аның күп истәлекле урыннарын атадылар: музейлар һәм театрлар, гыйбадәтханә һәм мәчетләр, стадионнар, һәйкәлләр һәм башка бик күп нәрсәләрне искә төшерделәр. Соңгы берничә ел эчендә бик күп яңа парклар, скверлар, искиткеч яр буе, фонтан һәм яңа пляж барлыкка килде. Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Чистай шәһәрләре турында да сөйләштеләр.

Алынган мәгълүматны ныгыту өчен балалар республикабыз турында презентация карадылар һәм Татарстанның бик көчле, технологик һәм үзенчәлекле Республика булуына тагын бер кат инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International