Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында бәрәңге алу.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында, көч җитәрлек эшкә тартып, хезмәт белән дәвалауга игътибар бирәләр. Картлар йортында яшәүчеләр хезмәткәрләр белән бергә бәрәңге алуда актив катнаштылар. Кояшлы, матур көндә күңелле, тату эшләделәр. Уңыш та яхшы чыкты.Бу коллективның бергә көйләнеп эшләү нәтиҗәсе.