“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Тиз һәм җитез” дигән күңелле эстафета узды

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

19 сентябрь 2018 ел, чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Тиз һәм җитез” дигән күңелле эстафета узды.  Эстафетаның максаты тупны тота белү, хәрәкәтләрне координацияләүне үстерү, спорт уеннарында катнашырга омтылыш, теләк тәрбияләү.

Эстафетаны көндезге бүлек тәрбиячеләре Салихова  Лена  һәм  Кашеварова Светлана үткәрде.

Күңелле эстафетаның программасы бик бик эчтәлекле булды.Беренчелекне алу өчен балалар бөтен көчләрен куйдылар. Барысы да бик бәхетле иде. Балаларның шат күзләрен күрү, иң зур бәхет бөтен кеше өчен дә.

Балалар беренчелекне алу өчен физик яктан гына нык булып түгел, ә шул ук вакытта өлгер, тиз, максатчан, тапкыр да булырга кирәклегенә төшенделәр. Бу эстафетада 14 бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International