Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Алтын балдак буенча виртуаль сәяхәт ясадылар

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

19 нчы сентябрь көнне Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары Россиянең иң кызыклы туристик маршруты - Алтын балдак буенча виртуаль сәяхәт кылдылар. Алар борынгы рус әдәбиятының искиткеч һәйкәлләре һәм аларның күренекле осталары белән таныштылар. Россия дәүләте тарихы турында бик күп яңалыклар белделәр. Владимир, Суздаль, Ярославль, Ростов кебек рус шәһәрләренең бөеклеге һәм матурлыгы, шулай ук монастырь һәм храмнарның йөзе беркемне дә битараф калдырмады. Виртуаль экскурсия ахырында алар сәяхәтнең иң ошаган мизгелләре буенча фикер алыштылар. «Өйдән чыкмыйча сәяхәт итү, җирнең һәр почмагында матурлыкны күрү мөмкинлеге булу бик әйбәт!",- ди йорт-интернатта яшәүче  Долгих Федая Бариевна. Виртуаль экскурсияләр, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялын оештыру формаларының берсе буларак, сәяхәтләр яратучыларга үз хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.  Алар  әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен киңәйтә, эстетик мәнфәгатьләрен формалашуга, яхшы кәеф булдыруга ярдәм итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International