18 сентябрь 2018 ел, сишәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен үзәк белән таныштыру чарасы үткәрелде. Чараның максаты балалар һәм әти – әниләрне үзәк, тәрбиячеләр, директор, директор урынбасары, мөдирләр, хезмәткәрләр белән якыннан таныштыру.
Беренче өлештә баларның документларын барлау булды, чара “Әйе- әйе, юк – юк” уены белән дәвам итте, сораулар үзәктә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән бәйле иде. Чара вакытында балалар бер – берсе белән дә таныштылар.