2018 нче елның 12 сентябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортының "Шәфкатьлелек" бүлеге тәрбиячесе Васильева Элла Рафаэль кызы "Көзге уңышны җыябыз"темасына уен-шөгыль үткәрде. Чараның максатлары:
- аеруча киң таралган яшелчәләрне тышкы кыяфәтләренә карап аера белүне үстерү һәм көзнең уңыш җыю вакыты турында күзаллауларын киңәйтү;
- кулларның вак моторикасын үстерү;
- аерым билгеләре буенча яшелчәләрне танып белергә өйрәтү.
Шөгыль уен рәвешендә үтте. Шөгыльдә берничә бала катнашты. Балалар яшелчәләр турында шигырьләр тыңладылар, тәрбияче берничә генә уен үткәрде. Яшелчәләрнең тышкы кыяфәтенә игътибарларын юнәлтте. Кулларның вак мотрикасын һәм гомумфикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итте. Шөгыль барышында балалар яшелчәләрне җыю күренеше артыннан күзәтеп кенә калмадылар, ә үзләре дә бик теләп, тәрбиячегә булыштылар. Балалар танып -белү эшчәнлегеннән уңай тәэсирләр алдылар. Яшелчәләрне тартып чыгарырга һәм аларны кәрзингә җыярга өйрәнделәр.