"Экстремизмга - "Юк!"

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 11 сентябрендә "Экстремизмга-“Юк!” декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы «Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре ДБУ «Татар-Ялтаны мәктәп-интернаты» укучылары белән профилактик эш үткәрделәр. Белгечләр төрле мәйданчыкларда эш алып бардылар: кәгазь бөтерү техникасы буенча арт-терапия дәресе; зарарлы гадәтләрне профилактикалау өчен уен элементлары булган "Яшүсмерләр бунты" темасына әкият белән дәвалау; балаларның тормыш иминлеге нигезләре буенча "Экстремизмга – “Юк!" рәсем конкурсы белән профилактик әңгәмә. Укучылар зур кызыксыну белән барлык мәйданчыкларда да катнаштылар, терроризм һәм экстремизм турында күп кенә яңа нәрсәләр белделәр.  Чара уңай эмоцияләрдә тәмамланды һәм балалар белгечләр белән яңа очрашулар көтеп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International