13 августа "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә"Өмет стартлары" дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырылды.
Чарада 35 кеше катнашты, бәйрәм Физкультурник көненә багышланды.
Иртән балалар гимнастика ясады, аннары спорт эстафетасында катнашты. Бәйрәмнең максаты - балаларны физкультурага, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә авызландыру.