Буклетлар тарату

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Балаларның белем бирү учреждениясенә кергәндә, социаль каршылыклар белэн очрашуы яңалык түгел һәм күптән игътибар үзәгендә. Күзәтүләр буенча, әлеге проблема бүгенге кәндә дә кискен урын алган. Балаларның стресс кичерүенә, энилэреннән аерылулары һәм яңа мөхиттә, таныш булмаган әлкәннәр белән аралашулары мөхим шарт булып тора. Чөнки бүгенге көнгә кадәр бала, алдында туган яңа каршылыкларны энисе ярдамендә чишә, ә хәзер нәрсә?

2018 елның 10 август көнендә, “Милосердие” Баулы муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы узәгенең  социаль педагогы Газыйева Гүзәл һәм социаль эшләр белгече Сөләйманова Айгөл тарафыннан, бэлигы булмаган балаларның ата-аналарына мәгълүмати буклетлар таратылды.

Әлеге чараның максаты: җәмгыяттә социаль җайлашуда авырлыклар кичерүче балалар белэн эшлэү ысуллары турында мәгълүмат җиткерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International