Сарман районы "Шәфкатъ" үзәге: "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясы

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

   2018 елның 11 нче августында Сарман ял паркында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясы узды. Акцияны оештыручыларның бурычы-мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу, беренче сыйныфка баручының тормышындагы әһәмиятле бу көнне бәйрәм итү өчен мөмкин булганнарны эшләү.
  Әлеге акцияда 30 балага адреслы ярдәм күрсәтелде. Аларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар һәм спорт формалары тапшырылды. Бу мөһим чарадан «Шәфкатъ» үзәге белгечләре белән волонтерлар да читтә калмады. Алар Сарман районы Опека бүлеге белгечләре белән берлектә беренче сыйныфка баручылар өчен хәрәкәтле уеннар оештырдылар. Бер бала да бүләксез калдмады. Бәхетле мизгелләр балаларның хәтерендә матур фотоларда сакланып калыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International