«Сәламәт булу - шәп!» дигән сәламәтлек чарасы

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова «Сәламәт булу - шәп!» дигән сәламәтлек чарасы   үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның исәнлекләрен ныгыту  һәм аларга сәламәт яшәү рәвешләре белән таныштыру иде.

«һәр бер кеше, узенең исәнлеген, эшчәнлеген,  шатлыклы тормышын саклап каласы килсә көнкүрешендә йөрү һәм гимнастика, физик күнегүләр ясарга тиеш” диеп, Гиппократ юкка гына эйтмәгән.

Кеше тәненең барлык өлешенә дә активлык бирә торган Стрельникова гимнастикасы гади үтәлә һәм теләге булган һәркем аны үзләштерә ала. Гимнастика, хәтта ятып кына торучы авыруларга да,  тернәкләндерү, реабилитация барышын арттырырга булыша.

Белгеч гимнастика күнегүләре мускуллар системасына, сулау аппаратына һәм күкрәк читлегенә искитмәле нәтиҗә бирүен сөйләде. Бу гимнастика белән даими шөгыльләнү бик күп кенә хроник авырулардан арынырга, яшьлекне һәм матурлыкны саклап калырга да булышуын эйтте. Катнашучылар чара барышында, төрле күнегүләр белән кыска, тавышлы сулыш алырга өйрәнделәр һәм үз күңелләрен күтәрә торган  яңа ысул үзләштерделәр.

Чара ахырында белгеч, өйдә мөстәкыйль шөгыльләнү өчен, Стрельникова гимнастикасын үтәүче  Щетининның видеосын Интернеттан ничек табарга икәнен яздырды.

Чарада 17 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International