Йортка бәйрәм” технологиясе кысаларында Алабуга шәһәренең “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәтләр күрсәтүдән файдаланучы, иңгә-иң куеп дистәләгән ел яшәүче парларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәрне әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, бәйрәм символы – ромашка тәкыяләре бүләк иттеләр. Өлкән яшьтәге гаилә парлары үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр, бер –берләренә булган мәхәббәт хисләрен яңарттылар.