Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара Алабугады узды

2018 елның 6 июле, җомга

Ел саен 8 июльдә Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәме үткәрелә. Бәйрәм көне уңаеннан Алабуга “Доверие” үзәге белгечләре бәйрәмчә уен “Гаилә бергә булганда - күңелем урынымда» программасын үткәрделәр. Бәйрәмгә социаль ярдәм күрсәтү карамагында булган гаиләләр чакырылган. Чараның төп максаты: социаль хезмәтләр алучыларда  җылы гаилә мөнәсәбәтләрен ачыклау, уеннар, конкурслар аша коммуникатив сәләтләрен үстерү. Бәйрәм җылы атмосферада үтте. Эти эниләр балалары белән бергә бәйгеләрдә һәм эстафеталарда актив катнаштылар. Чара ахырында үзәк белгечләре өлкәннәргә үз куллары белән бәйрәмнең символын ромашка чәчәген ясарга өйрәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International