«Минем йортым – Россия!» Питрәч районы "Шатлык" приюты

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Безнең һәрберебез өчен «Россия» сүзе аерым мәгънәгә ия. Әмма барыннан да элек – бу безнең Ватаныбыз. Кешенең туып үскән, гаиләсе яшәгән урыны. Кешеләрдә  иң изге хисләр тудыра торган урын.

Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияче Апакимова Р.Х. Россия көне уңаеннан «Минем йортым – Россия!» - диеп аталган дәрес үткәрде. Әлеге дәреснеә максаты: Үз илеңә карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү иде.

Дәрес вакытында тәрбияләнүчеләр « Туган җир барысында булдыра!” – дигән бик мөһим сүзләрне аңладылар. Тәмле һәм җылы икмәк белән туендыра, шифалы чишмә суларыннан авыз иттерә, үзенең матурлыгы белән хозурландыра алуын да аңладылар. Без башкалабыз белән чын күңелдән горурлана алачагыбызга ышаныбыз. “Моны без үсеп килүче яшь буын күзләреннән күрәбез”-дигән сүзләр белән дәрес тәмамланды.

Автор, тәрбияче Рәзинә Апакимова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International