“Җиңү агачы». «Веста» Үзәге.

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

БөтенРәсәй «Язгы игелек атнасы» һәм  Республика иреклеләр «ДоброГод» акцияләре кысаларында 2018 елның 25 апреле көнне «Веста» Үзәгенең социаль педагоглары “Җиңү агачы» дип аталган акция үткәрделәр, бу чарага  социаль ярдәм күрсәтелүче балалар һәм волонтерлар да җәлеп ителде. Максат: Бөек Ватан сугышында булган вакыйгаларны һәм Ватанны саклаучыларны хәтердә саклап калу, яшь буынга экологик тәрбия бирү.

Бөек ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү чаралары алдыннан, «Веста» Үзәге территориясендә яшь агач үсентеләре утырылды. Бу агачлар сугыш кырында ятып калган, Ватаныбыз азатлыгы һәм безнең матур киләчәк өчен көрәшкән,  үзенең туганнары һәм якыннары янына сугыштан кайта алмый калган һәрбер солдат истәлеге өчен утыртылды. Әлеге агачлар үзләренең үсүе дәверендә, бик күп еллар буе киләчәк буын хәтерендә авыр, әмма совет солдатлары өчен җиңү китергән елларны искә алып торыр дигән уй белән утыртылды. Балалар бу акциядә бик теләп катнаштылар, моннан тыш, мондый чаралар балаларны хезмәткә өйрәтә, бу әлбәттә, табигатькә сак караш тәрбияләүне сүз бәлән генә аңлатудан  күпкә уңайрак һәм файдалырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International