“Хәтер агачы”. «Веста» Үзәге.

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия «Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында, 2018 елның 25 нче апреле көнне «Веста» Үзәгенең  социаль педагоглары социаль ярдәм күрсәтелүче 12 бала өчен  “Хәтер агачы” дип аталган иҗади дәрес уздырдылар. Максат: Бөек Ватан сугышы геройларын, вакыйгаларын һәм сугыш ветераннарын хәтердә саклап калу, балаларның иҗади потенциалын үстерү.

 Ватаныбыз өчен мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган, бөтеп ил буйлап бәйрәм ителүче Җиңү Көненә дә ерак калмый. Бу вакыйганы без дә хәтердән чыгармаска һәм “Хәтер агачы”н ясарга булдык. Аның ботакларында яфраклар «ачылды»,  сирень чәчәкләре чәчкә атты, ике ак күгәрчен дә килеп кунаклады, чөнки нәкъ менә алар , тынычлык һәм илебезне кайгы-сугышлардан саклап торучы символ булып торалар. Барлык әйберләрне дә балалар үз куллары белән ясадылар, бу эшкә зур җаваплылык белән килделәр, чөнки мондый мөһим эшнең җаваплы икәнен, һәм зур әһәмияткә ия булуын барысы да беләләр. Бу дәрескә балалар үзләренең Бөек ватан сугышында катнашкан әби-бабаларының фотоларын алып килгәннәр иде. Зур кадерлек белән алар “Хәтер агачы”на эленделәр, агач георгий тасмалары белән бизәлде.

Дәрес ахырында балалар – сугыш еллары халык хәтереннән беркайчан да сызылып ташлана алмас, чөнки бу еллар күңелләребездә тирән эз калдырды, дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International